Җырчы Илзидә Госман социаль челтәрләрдә зур балык тотып төшкән фотосын куйган. Кызыксынып, аның белән «Шәһри Чаллы» редакциясе журналисты Айзирә Имамова элемтәгә чыккан.
«Балыкны Лаеш районыннан җибәрделәр. Минем күптәнге фанаткам ул Мәдинә апа. Ташкирмәнгә концерт белән барганнан бирле элемтәдә торабыз. Ачык йөзле, киң күңелле матур апа! Күптән түгел Казанда узган концертыма да килде. Инде менә туган көнемә бер капчык балык җибәргән», – дип сөенә җырчы.
Искәртергә кирәк, бу – беренче шундый бүләк түгел икән.