Курган өлкәсендәге Кетов һәм Белозерск районнарындагы йортларның подвалларында су тора, ут, газ һәм җылылык юк. Диварлар күгәрек белән капланып килә, урамда да су күп, дип яза «Маш» телеграм-каналы.
Өлкә түрәләре комиссия җыйган һәм, фаҗиганең масштабын бәяләргә дип, шушы йортларны караган. Черегән һәм су баскан йортларда әле яшәргә була, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Курган өлкәсендә су басудан йортлары яраксыз булып калган яки мөлкәтләрен югалткан кешеләргә социаль түләүләр вәгъдә ителгән иде.