Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар чәчәкләр салудан башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды.
«Бәйрәм белән барыгызны да!» – дип сәламләде Татарстан Рәисе.
Фото: © Михаил Захаров
Бөек Ватан сугышы корбаннары турында хәтер яңарту чарасында, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин...