Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем алучылар арасында Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтова да бар иде.
«Минем, дөресен әйткәндә, Рөстәм Нургалиевичның кулыннан икенче мәртәбә бүләк алуым инде. "Атказанган" исемен дә Рәисебез үзе тапшырган иде. Һәм менә, Аллаһка шөкер, "Халык аристы" исемен алу да насыйп булды.
Минем санап караганым бар. Безнең гаилә – әти, әни, ирем, мин һәм сеңлем Ләйсән, барыбызны бергә кушып санаганда...