Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә әйтүләренчә, талпаннар +1...+3 градус температурада уяна, көннәр +15 градуска кадәр җылынгач, активлык сезоннары башлана. Быел кар күп булу сәбәпле, сезонны алар соңрак ачты: талпан тешләүнең беренче очрагы 6 апрельдә Яшел Үзән районында теркәлде, ә 2023 елда беренче очрак 25 мартта булган иде.
Быел талпан тешләгән 14 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 8,5 тапкыр азрак. Бәхеткә, паразитлар йогышлы булмаган.