Татарстан блогерларыннан арзан турлар сатып алып алданган туристлар кабат Дубайга оча башлаган! Бу ни дәрәҗәдә дөрес, реклама максатыннан берәр гамәл генәме – әмма Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева үзе тарафыннан алданган беренче туристларның үзе янына килгәнен социаль челтәрдәге сторисында күрсәтте.
Блогерның видеосыннан аңлашылганча, 2 ханым Миңнегалиевлар гаиләсенә, күчтәнәч итеп, карабодай, көнбагыш, эремчек, чәкчәк һәм балалар ризыклары алып килгән. Алар блогерларның сторисларында күренергә үзләре теләк белдергән, ди блогер.