«Яшел квартал»: Казанда ислам инфраструктурасы объектлары бердәм үзәге төзелергә мөмкин
Шәһәрдә «Яшел квартал» – мәдәният һәм ислам финанслары объектлары комплексы барлыкка килергә мөмкин. Аның составына Көнчыгыш үзәге, Җәмигъ мәчете, шәһәр чаралары һәм ярминкәләр уздыру өчен җәмәгать киңлекләре керәчәк. Проектның идеясен кем тәкъдим иткән, комплексның үзенчәлекләре һәм функцияләре нинди булачак – «Татар-информ» материалында.
Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында күпер
Проект концепциясен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тәкъдим иткән.