Марат Хөснуллин: Нәкъ менә муниципалитет вәкилләре урыннарда кешеләр белән сөйләшә
РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Нәкъ менә муниципаль бергәлек урыннарда кешеләр белән сөйләшә һәм көнүзәк проблемаларны хәл итә – кайдадыр юлларны ремонтларга, су үткәрергә, ишегалдын төзекләндерергә кирәк. Һәм бу шәһәр-бистәләрдәге тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый», - дип язган Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары MAX мессенджерындагы блогында.
Хөснуллин сүзләренчә, мондый эшне җайга салырга Бөтенроссия...