Яз уртасында кыштан «сәлам»: жылы көннәр тиздән кайтырмы һәм бәрәңгене кайчан утыртырбыз?
Җылы кояшлы көннәрдән соң, апрель уртасында Идел буе шәһәрләрендә кар төште. Арктика суыклары Татарстанга да килеп җитте. Җылы көннәр тиздән кайтырмы һәм бакчачылар быел бәрәңгене кайчан утырта алыр? «Татар-информ» синоптиклардан белеште.
Татарстан карлы циклонның перифериясенә эләкте
Быел апрель Россиянең урта полосасында яшәүчеләргә күңелсез сюрприз ясады – яз уртасында кыш кайтты.
«Түбән Новгородта кар катламының калынлыгы 21 сантиметр, ә Рязаньда 25 сантиметр ук булды.