Татарстанда төнлә«пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын игълан иттеләр
Татарстанда бүген төнлә яңадан «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде. Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 21 апрельдә 1.44 сәгатьтә чыкты.
Моңа кадәр соңгы тапкыр «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы төбәктә шимбә, 18 апрельдә, кертелгән иде. Ул ун сәгатьтән артык – 3.54 тән 14.13 кә кадәр гамәлдә булды.