Казан Дәүләт автоинспекциясе: Электросамокат йөртүчеләр нинди кагыйдәләр белергә тиеш?
Быел Казан Дәүләт автоинспекциясенә питбайк һәм мотоцикл йөртүчеләргә зарланучылар ике тапкыр ешрак мөрәҗәгать иткән. Ә сезон исә әле башланып кына килә. Шәһәр юлларында аварияләр саны кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны өч тапкырга диярлек арткан. Казан Дәүләт автоинспекциясендә автомобильдә, электросамокатта яки башка шәхси мобильлек чарасында юлга чыкканда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр.
«Электросамокатлар һәм велосипедлар катнашындагы юл-транспорт...