Көрәш буенча Казан шәһәренең 2026 елгы чемпионнары билгеле – исемлек
11 апрельдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узды. Ярышта Казанның 7 районыннан көрәшчеләр катнашты. Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышты. Ярышта Казанда яшәүче спортчылар, башкалада укучы студентлар, моңа кадәр Казан шәһәре өчен көрәшкән спортчылар катнашты.
Ярышларда 9 үлчәү авырлыгында 27 җиңүче ачыкланды. I урынга – 15, II урынга – 10 һәм III урын өчен 5 мең акчалата бүләкләр тапшырылды.