Татарстан журналистлар берлегендә язучы, журналист, рәссам, фотограф Дания Гайнетдиновага багышланган «Гомер чишмәсе» дигән хәтер һәм кадер кичәсе үткәрелде. Чара ачылышында иң беренче булып «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдус Гыймалтдинов сүз алды.
«Дания апабызны искә алу мәҗлесенә җыелып килүегез өчен зур рәхмәт. Чыннан да шундый шәхесләр була! Алар бәрелеп-сугылып та йөрмиләр, берни дауламыйлар да. Ябык ишекләргә дә дөбер-шатыр шакымыйлар, алар тыныч кына үзләренең эшен эшләп йөриләр.