Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә. Алар 2025 елда 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Тыл хезмәтчәннәренә һәм Ленинград блокадасын кичергән кешеләргә 55 мең сум түләнәчәк. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында бүлекнең җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Традицион рәвештә һәр ел саен апрельдә Татарстан Бөек Ватан сугышы ветераннарының аерым категорияләрен бүлеге...