Февральдә иң күп түләүләрне 2024 елның декабрендә 80 яшь тулган пенсионерлар алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде. «Российская газета» шул хакта яза.
Эксперт сүзләренчә, эш шунда ки, быелдан шул яшьтәге пенсионерлар өстәмә түләүләр ала башлаган.
Әгәр 2024 елның декабрендә 80 яшькә җиткән россияленең иминият пенсиясе 35750 сум булса, 2025 елның гыйнварында ул 7,3 процентка арткан һәм 38359,75 сумга җиткән. Аңа 8728,73 сум күләмендә...