Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашты. Ул җырчыны күптән түгел булган 65 яшьлек юбилее белән котлады һәм «Дуслык» ордены тапшырды дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновның татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, төрле яшьтәге кешеләр арасында популяр булуын әйтте.
«Сез – чын мәгънәсендә халык яраткан җырчы, берничә буынның кумиры.