Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм үсмерләрнең яңа ел хыялларын тормышка ашыру. Бу хакта республика Рәисе үзенең Телеграм-каналында сөйләде.
Республика җитәкчесе Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының XIX съезды башланганчы Яңа ел чыршысында балаларның нәрсә теләвен аңлатты. «Әмир белән Самираның әтисе - Лениногорскидан махсус операция катнашучысы. Балалар велосипед турында хыяллана.