Татар шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин Төркиянең «Hazar şiir akşamları» исемле шигырь фестивалендә катнашкан.
«Төркиянең Элязыг шәһәрендә 29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә «Hazar şiir akşamları» исемле шигырь фестивале үткәрелде. Егерме җиденче мәртәбә оештырылган бу чарада быел Төркиянең үзеннән, Азәрбайҗаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм башка илләрдән шагыйрьләр катнашкан», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Фестивальнең төп максаты – төрки дәүләтләр һәм төбәкләр арасындагы багланышларны ныгыту...