Татарстанның ватандашлар белән хезмәттәшлек буенча ведомствоара системалы эше федераль дәрәҗәдә югары бәяләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында республика парламенты җитәкчесе һәм әлеге совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
«Республика делегациясенең Россия ватандашларының сигезенче Бөтендөнья Конгрессында катнашу нәтиҗәләре буенча безнең адреска Ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясенең җаваплы секретаре, ватандашлар белән...