Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне тернәкләндерү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплекс якындагы айларда Татарстанның Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнарында эшләячәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында сөйләде.
«Марат Ильясовның авторлык тренажерлары булган мобиль тернәкләндерү комплексы белән таныштык. Бу җайланма терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылган, зур булмаган авыл җирлекләрендә яшәүче һәм зур медицина үзәкләренә бару авыр булган...