Биш көнлек график буенча эшләүче россиялеләр 2025 елда 247 көн эшләячәк һәм 118 көн ял итәчәк. Бу РФ Хөкүмәте карарыннан билгеле булды.
Киләсе елда 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре була. Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерүне раслады.
Яңа ел каникуллары 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), ә май бәйрәмнәре ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май...