7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» конференц-залында «Беренче татар әниләре форумы» була. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән «Әниләр марафоны»нда катнашкан 200дән артык әни киләчәк.
«Әниләр марафоны» – 2019 елдан башлап инстаграм социаль челтәрендә уздырыла торган проект. Гадәттә, ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрьдә башлана. Катнашучылар 21 көн дәвамында үз аккаунтларында көн саен билгеле бер тема буенча язма куеп баралар. Проектның максаты ...