Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен концерт булды. Алар өчен шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Тамаша залына барлыгы 300дән артык кеше җыелды. Чара кунаклары арасында Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин да бар иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Тамашачыларның йөзләрендә ихлас елмаю. Хәер, бу хатын-кызларга ешрак борчылырга туры килә. Мондый концертлар аларга аз гына булса да, игътибарларын читкә юнәлтергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.