Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Төрки-мөселман дөньясында хатын-кыз: үткәннән – хәзергегә» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уза. Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова XIX-XX гасырларда татарларда бала караучыларның роле һәм аларга карата мөнәсәбәт турында чыгыш ясады.
«XX гасыр башында тәрбия һәм мәгариф мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Күп кенә татар зыялылары бу мәсьәләдә бөтен проблемаларны хәл итү юлын күрә. Мин...