Яшь җырчы, «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова Казанда булачак беренче зур концертына әзерләнә. Концертта аның милли һәм заманча образда чыгыш ясаячагы билгеле. Ул хәзерге вакытта үзе өчен заманча стиль якынрак булуын әйтте.
«Элек милли образ якынрак дияр идем. Хәзер, үсә баргач, миңа озакламый 24 яшь тула, күбрәк заманча образ якын», – диде ул матбугат очрашуында.
Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе, продюсеры Айрат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, һәр яшьнең үзенең халәте бар.