Казанда узган БРИКС саммитының максаты – уртак үсеш иде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаев белән очрашуда белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутаты Дәүләт башлыгына Татарстан башкаласында БРИКС саммитын оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм бу чара яшьләргә дөньяда күпләрнең Россия белән багланышлар урнаштырырга теләвен күрсәтте, дип белдерде.
«Мин беләм, бик күп яшь кешеләр карады һәм күп сөйләшүләр булды.