Казан делегациясе Беларусь татарларының «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Минскида Фән һәм мәдәният үзәгендә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров булды.
«Белоруссиядә татар диаспоралары 10 меңнән артык кешене тәшкил итә. Бу Туктамыш хан заманында – моннан 6-7 гасыр элек килеп урнашкан Белоруссия татарлары төркеме.