Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Тиздән мәчет ачылыр» дигән язма чыкты.
Себер жирлегендә, табигатьнең искиткеч матур урынында - зур күл буенда урнашкан Яркәү районының Кәеш авылында Аллаһ йорты - яңа мәчет салынып килә. 3 октябрь көнне авыл егетләре бергә җыелышып өмә үткәрделәр, ягъни мәчетне һәм аның тирә-ягын затлы тимер койма белән коршап алдылар.
Заманча, бик килештереп эшләнгән яңа капка да урнаштырылды. Ошбу изге хезмәттә кулларын сызганып, бик тырышып катнашкан егетләрнең исемнәрен дә әйтеп китәбез...