Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының һөнәри бәйрәме алдыннан тантаналы чаралар узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Күбегез өчен эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул эш түгел, ә язмыш һәм яшәү мәгънәсе. Сезнең хезмәтнең никадәр катлаулы икәнен беләбез, әмма сез аны намуслы башкарасыз, совет милициясе традицияләрен лаеклы дәвам итәсез.