Зәйлеләр элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиевны үзе исемендәге ял паркында, аның истәлегенә куелган түбәтәйле гармун һәйкәле янында хәтерләрендә яңартты. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Төбәк икътисадын үстерүгә күп өлеш керткән районның Мактаулы гражданины моннан уналты ел элек арабыздан китеп барды.
Аны искә алу чарасына район җитәкчелеге, аның белән төрле елларда эшләгән Ринат Шәех улының хезмәттәшләре, шәһәр һәм район депутатлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, җәмәгатьчелек килде.