Мәскәүдә режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Кино йортында оештырылды. Анда «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, картинаның авторлары һәм төшерү төркеме катнашты.
Кинофильм авторларын һәм тамашачыларны Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров сәламләде. Ул Кино йорты һәм «Татаркино» җитәкчелегенә мәскәүлеләргә...