Аксубайның «Юность» универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча турнир узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Беренчелекне районның иң көчле командалар дәгъвалады. Болар 2нче Аксубай, 3нче Аксубай мәктәпләре, муниципаллар, Савгач, Шәрбән һәм Трудолюбово командалары.
Бу уен уенчылардан яхшы физик әзерлек, хәрәкәтләрне координацияләү һәм стратегик фикерләү таләп итә. Уеннар тактикасы яхшы булган, туп белән эш итүдә...