Көзен аппетит артуы - физиологик яктан табигый механизм. Ул салкынча һава торышы һәм акыл активлыгы арту белән бәйле, бу тормыш ресурсларын шактый сарыф итә. Бу хакта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты өлкән фәнни хезмәткәре, табиб-гастроэнтеролог Сәйяр Абдулхаковка сылтама белән югары уку йортының медиапорталы хәбәр итә.
Галим билгеләп үткәнчә, җәй көне эсселек аркасында аппетит кими. Организмга күбрәк сыеклык кирәк, һәм кешенең рационы нигездә яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән тора.