Балашов шәһәре мәчетенең түбәсе тузган, ә бина үзе барлык мөселманнарны да сыйдырмый. Шуңа күрә Аллаһ йортында төзекләндерү эшләре башлана, дип белдерде Саратов өлкәсенең Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имам сүзләренчә, проблеманы хәл итү өчен бинаның тагын бер катын төзергә һәм түбәсен тулысынча алыштырырга кирәк.
Хәзерге вакытта мәчет ике катлы. Беренче катта – хуҗалык һәм административ бүлмәләр...