Апасның Аграр көллият укытучысы Рания Нәбиуллина госпитальгә җибәрү өчен өс киемнәре тапшырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
«30 чалбар, 5 күлмәк, 75 эчке кием барысы да безнең хәрбиләр турында зур кайгырту белән эшләнгән. Барысы да җиренә җиткереп тегелгән, тасланган, үтүкләнгән. Студентлар, тегү түгәрәгенә йөрүчеләр белән эшләдек», - ди Рания Нәбиуллина.
Төргәкләргә студентларның хатларын да салдылар. Бу безнең яраланган хәрбиләргә бик кирәкле ярдәм.