Мин журналистлар съездына бармадым. Анда ниләр сөйләгәнне дә белмим. Мин җитәкләгән 30 кешене берләштергән татар матбугаты үзәгеннән беркем дә чакырылмады. Хәер, бүгенге көндә Чаллыда журналистиканың баганасы булып саналган, мәртәбәле «Челнинские известия» газетасыннан да катнашучы булмады.
Аның каравы, Илшат Әминовның «Татар-информ»га биргән интервьюсын зур кызыксыну белән укып чыктым. Ошады. Ул бүгенге көндә журналистларны чын-чынлап борчыган мәсьәләләргә тукталды. Бүген журналист һөнәр буларак зур үзгәреш кичерә.