Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ведомости» газетасына биргән интервьюсында кадрлар кытлыгы һәм инвестицияләргә бәйле вазгыять хакында сөйләгәндә Татарстанны да искә алды, безнең республиканы «икътисади яктан җитез» күрше дип атады.
«Без Свердловск, Чиләбе, Самара өлкәләре, Татарстан кебек икътисади яктан күпкә җитез күршеләребезгә караганда бераз соңрак башладык», - диде Хәбиров, бүгенге көндә төбәкнең хезмәт ресурслары аркасында инвестицион җәлеп итүчән булуын искәртеп.
Башкортстан Башлыгы сүзләренчә...