Бүген мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов гает вәгазен һәм намазын Әлмәт шәһәренең яңартылган Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә укыды. Вәгазендә ул хәзерге җәмгыятнең төп проблемасы – гаиләләр таркалу темасын күтәрде.
«Гаиләләр таркалу – татар өммәтенең һәм, гомумән, хәзерге җәмгыятнең бер чире ул. Гаилә – Аллаһыбыздан фани дөньяда бирелгән иң бөек рәхмәтләренең берсе.