Миңнеханов Тимәш авылында сугыш елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Тимәш авылында булдылар, анда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Сугыш елларында Тимәш авыл җирлеге территориясеннән 227 кеше фронтка китә, шуларның 108е һәлак була яки хәбәрсез югала.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алды. Татарстан Рәисенә хәбәр итүләренчә...