Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Сишәмбе, 30 апрель кичендә, шулай ук чәршәмбе - 1 майда төнлә һәм көндез республиканың кайбер урыннарында көчле җил көтелә. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр фаразлана.