Киләсе елда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 20нче тапкыр узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов киләсе елда акцияне уздыруга дәүләт күбрәк ярдәм күрсәтсен иде дип мөрәҗәгать итте.
«Киләсе елда акциягә 20 ел була. Шуңа бәйле рәвештә, киләсе елда дәүләт тарафыннан күбрәк ярдәм булсын иде. Без зур итеп үткәрергә ниятлибез, Казан белән генә чикләнмисе иде. Татарстанның башка шәһәрләренә дә чыгып, зур концертлар оештырырга кирәк, дип уйлыйм. Акция дәүләт программасына кергән.