Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Җиңү көненә кагылышлы пенсионерларның кайбер категорияләре май аенда өстәмә түләүләр ала. Өстәмә түләүләр кемнәргә һәм нинди күләмдә түләнәчәге турында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде, дип яза РИА Новости.
Беренчедән, федераль түләүләр бар. 2019 елдан башлап, Россия, Литва, Латвия һәм Эстониядә даими яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучы...