Бу хакта «KazanForum 2024»тә ислам цивилизациясенең күптөрлелегенә багышланган матбугат конференциясендә ИРСИКА директоры урынбасары, Төркия галиме Дженгиз Томар сөйләгән.
Әлеге очрашу чит ил галимнәренең татар дин белгечләренә зур кызыксыну күрсәтүе белән игътибарга лаек. Дженгиз Томар 57 ислам иле белән эшләгәннәрен, 40 ел дәвамында ислам тарихы, мәдәнияте белән бәйле 450дән артык әсәр, мәкаләләр чыкканын, шулай ук инглиз телендә татар тарихында исламга багышланган китап чыкканын әйтә.