Безнең эраның беренче меңъеллыгында башланган миграция процесслары халыкларның бөек күченүенә китергән. Бу – безнең эраның дүртенче-бишенче гасырлары. Халыкларның бу бөек күченүе Европа халыкларына да, аерым алганда, үз вакытында Кара диңгезгә кадәр яшәгән Герман халыкларына да кагылган.
Бөек күченү һуннар (гунны) дип аталган Үзәк Азия төркемнәренең күченүе белән башланган. Кытай чыганакларында бу – хунну. Хуннар үз дәүләтләрен безнең эрага кадәр икенче гасырда ук төзи башлаганнар. Без әлегә хуннар дәүләте турында сөйләмәячәкбез.