«Профилактика чаралары»
Инде бер атнага якын «Татар радиосы»нда тапшырулар һәм туры эфирлар юк. Иртәнге шоулар, котлаулар, интерактив һәм башка тапшыруларның эфирга чыкмый башлавы, әлбәттә инде, радионың даими тыңлаучыларын аптырашта калдырды.
«Татар радиосы»ның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә моның сәбәбен «радиода барган профилактика чаралары» дип аңлаталар. Тик, «Интертат»ка билгеле булганча, «профилактика чаралары» сүзе астында радио эшләмәүнең башка җитдирәк сәбәпләре яшеренгән.