Гыйнвар азагында узган Чаллы администрациясе киңәшмәләрнең берсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2026 елда 2е зур юбилей – калага нигез салуның 400 еллыгы һәм беренче «КамАЗ» чыгарылуның 50 еллыгы узачагын игълан итте. Чаллы мэры «Кече ватан – Россия көче» форумында чыгыш ясаганда, бәйрәмгә Россия Президенты Владимир Путинны да чакырырга өлгерде.
Бер төркем төбәкчеләр шәһәргә нигез салыну вакытын 1626 елдан исәпли. Шушы елда Чаллыга, Федор Попов дигән кеше җитәкчелегендә, Алабуганың патша крестьяннары күчереп утыртыла.