Ростов өлкәсендә егет белән кызны өйләрендә үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, Азов районындагы бер авылда 32 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән 25 яшьлек хатын-кызны һәм аның егетен үтергән дә качкан. Хәзер аны эзлиләр.
«КП» чыганагы белешмәсе буенча, Елена һәм аның элеккеге егете Ростов-на-Дону шәһәреннән. Алар бераз вакыт бергә яши. Уртак танышлары сүзләренчә, хатын-кыз тиз туя. Ул бергә яши торган иренең көнче, тиз кызып китүчән булуына зарлана.