Бүген, 3 ноябрьдә, Марий Эл республикасының Оршан районы Великополье һәм Мари Ернур авыллары чатында урман аланында тарихи шәхес – Мамыш Бирдегә (Мамич Бердей) истәлек ташы куелган. Бу хакта Мари Илендә яшәүче Рамай Юлдашев хәбәр итте.
Истәлек ташын куюда Бөтендөнья Мари съезды вәкилләре, «Марий Ушем» иҗтимагый оешмасы активистлары, мари халкы зыялылары, мариларның традицион дине вәкилләре, яшьләр катнашты, диде Рамай Юлдашев.
«Таш кую Мари Иле республикасы барлыкка килүгә багышлап уздырылды.