«Операция өстәлендә 2 тапкыр йөрәгем туктаган»
Авыллар, гадәттә, тыныч урын итеп күз алдында тотыла. Бөтен кеше бер-берсен белә, аралашып яши. Көннәрдән бер көнне үз авылдашың ук килеп гомереңә кул сузар, сине йорт-җирсез калдырыр дигән уй башыбызга да кереп карамый бит. Ләкин, кызганычка, искәрмәләр дә була шул.
Апрель башында Мари Эл республикасы Бәрәңге районы Куян авылында яшәүче Наил абый Габдрахмановка карата танышлары тарафыннан коточкыч явызлык кылына. Ике адәм ялгызы гына яшәүче авылдашларының йортына кереп...