1990 елларда йөк машиналары йөртүчеләр иң куркыныч һөнәрләр рәтенә керә. Ул вакытта автопоездларга талау һөҗүмнәре ясаганнар яки трассадан барган өчен түләү таләп иткәннәр. Машина йөртүчеләрен талаганнар, аларга ату очраклары да булган.
– Бандитларның куркыныч гамәлләре «КамАЗ» предприятиесе йөк машиналары йөртүчеләренә дә кагылды, – дип искә ала үз блогында автогигант музее директоры Александр Чухонцев.
Советлар Союзы составыннан Грузия чыкканнан сон, әлеге республикада туган ГАТП йөртүчеләренең берсе...